Федераль мәгариф марафоны «Белем. Беренче.»

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Россиянең «Белем» җәмгыяте тарафыннан 2023 елның 4-6 ноябрендә Мәскәү шәһәренең ВДНХ территориясендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Белем.Беренче.» федераль мәгариф марафоны үткәреләчәк.

Марафон кысаларында укучылар спикерлар белән шәхсән аралашырга, Россиянең төрле өлкәләрдәге казанышлары турында белергә, шулай ук конкурсларда катнашырга мөмкинлек алачак.

Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары әлеге марафонның онлайн-трансляциясен карауда https://marathon.znanierussia.ru сылтамасы буенча катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International