Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 9 - 16 октябренә кадәр Өстәмә белем бирү үзәгендә " Бел һәм рөхсәт итмә!» Республика иҗади конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс коррупциягә каршы карашны формалаштыру һәм укучыларда коррупциягә тискәре караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Әлеге конкурста районның 12 гомуми белем бирү учреждениесеннән 30 дан артык бала катнашты. Нәтиҗәләр 2 номинациядә 2 яшь категориясе буенча ясалды. «Плакат» һәм «Видеоролик» номинацияләрендә иң яхшы иҗади эшләр конкурсның республика этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International