Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Тәтеш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә яшь парларның никахын милләтара теркәү тантанасы узды. Кияү егет - чуваш диаспорасы вәкиле, кәләше мордва. Мордва һәм чуваш мәдәнияте элементлары белән никахны теркәү чын күңелдән һәм рухлы килеп чыкты, чөнки һәр мәдәнияттә гаилә төп кыйммәткә ия. Теләсә кайсы милләтнең төп бурычы телне саклап калу гына түгел, халык традицияләрен дә үстерү, аларны буыннан-буынга тапшыру. Никахны теркәү тантанасы азагында Волковларның яшь гаиләсе ата-аналардан һәм күпсанлы кунаклардан теләк сүзләре кабул итте.
Безнең геройлар Петр белән Василина яшь һәм чибәр. Һәркем үз халкының, үз милләтенең якты вәкиле.
Бәхетле булыгыз!