«Солдатка хат»

2024 елның 17 феврале, шимбә

         1 нче сыйныф укучылары «Солдатка хат» патриотик акциясендә катнаштылар. Балалар өчен Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Малайлар һәм кызлар Россия солдатларына рәхмәт белдерделәр, Ватанны саклаучылар белән горурлануларын һәм аларга тизрәк өйгә кайтырга теләүләрен яздылар. Балалар үз эшләрен рәсемнәр белән бизәделәр. Балаларның барлык хатлары волонтерларга тапшырылачак. Балаларга акциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International