Балалар китапханәсендә «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Туган Армия бәйрәме» дигән патриотик сәгать узды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйрәм тарихы һәм армиябезнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштылар, гаскәрләрнең төрле төрләре һәм хәрби техника турында белделәр. Балалар иң танылган борынгы батырларны искә төшерделәр, аларның хәрби киемнәрен киеп, кулларында борынгы корал макетын тоттылар. Чара барышында балалар табышмакларны чиштеләр, хәрби техника, корал, хәрби һөнәрләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Яктырак күрү өчен электрон презентация слайдлары, шулай ук армия турында мультфильм кулланылган.
Чарага «Изге бурыч - Ватанны яклау» китап – иллюстратив күргәзмәсе оештырылды, анда Россия армиясе тарихы белән бәйле тарихи һәм нәфис әдәбият тәкъдим ителде. Чара барлык малайларны, булачак солдатларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлау белән тәмамланды.
.jpg)