"Әкият" балалар бакчасы ветеранына котлаулар

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген "Әкият" балалар бакчасында әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре (тәрбияче А.Ш. Загфарова) һәм Тәтеш шәһәре генерал майор В. А. Хапаев исемендәге кадет мәктәбенең 11 сыйныф укучылары арасында "дуслык телекүпере"узды.

Онлайн режимда ("Сферум" платформасында) кадет мәктәбе вәкилләре Данилова Яна һәм Родионов Игорь балалар өчен әниләрне 8 март белән котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Телекүпер тәмамлангач, балалар тагын очрашырга теләделәр, чөнки өлкән дусларның ерак булуларына карамастан, аларның ярдәмен тою балалар өчен бик мөһим! Балалар бакчасы коллективы "Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкиевич исемендәге Тәтеш кадетлар мәктәп - интернаты" коллективына,  үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү эшендә нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәтен белдерә, уңышлар һәм яңа югарылыкларга ирешүләрен тели!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International