«Татлы тел-туган тел» интеллектуаль – танып белү уены

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итү кысаларында, Өстәмә белем бирү үзәге базасында “Иң татлы тел-туган тел” район интеллектуаль уены узды

Конкурста Тәтеш татар мәктәбенең, Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең, Тәтеш 2 нче урта мәктәбенең, Алаберде мәктәбенең, Бидәнге мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары катнашты.

Балалар туган тел һәм әдәбият буенча белемнәрен күрсәттеләр, эрудициягә биремнәр үтәделәр, иҗади номерлар тәкъдим иттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алабирде мәктәбе командасы алды;

2 урынны Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бүлештеләр;

Бидәнге һәм Тәтеш татар мәктәпләрендә 3 урын.

Балаларны әзерләгән укытучыларнына һәм конкурсны оештырган Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм Өстәмә белем бирү үзәге методистларына рәхмәтләребезне белдерәбез!

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International