Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

«Мәдәният» милли программасы кысаларында модернизацияләнгән Келәш модель китапханәсендә татар милли хәрәкәте эшлеклесе, язучы, публицист, нәшрият һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйга багышланган «Күпкырлы шәхес» дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Гаяз, Гаяз Исхаков, Казанлы Гаяз Исхаки, Иделбай, Бикбулат, Биктимер, Мөхәммәт, Тимер, Ураллы, Хәбибрахман әл-Болгари, Кандилле, Хәмит, Чыңгыз һ.б. исемнәре һәм псевдонимнары астында басыла. Китапханәчеләр аның турында XX гасыр башы татар яңарыш әдәбиятына нигез салучы, аның Россиядәге һәм чит илләрдәге тормышы һәм иҗаты, рус һәм Көнбатыш Европа иҗтимагый-сәяси мәдәнияте казанышларына зур кызыксыну күрсәтүче буларак сөйләделәр. Чара мультимедия презентациясе белән үрелеп барды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International