Тәтеш шәһәре 2 нче урта белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясендә Гаилә елы, хәрби-патриотик һәм спорт-массакүләм эш айлыгын үткәрү кысаларында А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш шәһәре 2 нче гомуми урта белем мәткәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Саматова Г.Н., физик тәрбия укытучысы Малкин Е.В. тарафыннан “Әти һәм мин” исемле спорт уены уздырылды.

Уенда 2-4 сыйныф укучылары, аларның әтиләре, абыйлары катнашты. Командаларга йөгерү, боҗра, туп белән сикерү һәм башка конкурслар тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Уенда катнашучыларны мәктәпнең әтиләр советы вәкилләре Суханов И.Е., Кәримов З.Т.,тәрбия буенча директор урынбасары Врясова Н.П. бәяләде. Балалар инициативасы үзәге активистлары, «Зебрики” ЮИД отряды (җитәкчесе Сергеева В.А.) уенда катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр һәм тагын бер тапкыр юл һөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International