Бүген гражданлык-патриотик тәрбия айлыгын ябуга багышланган тантаналы линейка узды. Линейкада уздырылган чараларга нәтиҗә ясалды,шулай ук бадминтон, өстәл теннисы, шашка, чаңгы узышлары һәм пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда 1-3 урыннарны алган катнашучыларны бүләкләү булды.
Мәктәптә үсеп килүче буында үз Ватанына, туган йортына, хәрби-патриотик тәрбиягә мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән күп төрле чаралар үткәрелде.