Үзәк китапханә хезмәткәрләре Үзәк паркта яшьләр аудиториясе өчен Халыкара наркомафия һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган «Сәламәт хәрәкәткә - безнең хөрмәт» дигән тематик акция үткәрделәр.
Акциянең максаты - яшүсмерләрне наркотиклар кулланудан кисәтү, аларның кеше организмына зыянлы йогынтысын күрсәтү. Чара барышында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәгълүмат туплаган буклетлар таратылды.