2024 елның 1 мартында Өстәмә белем бирү үзәгендә "Без бергэ!" балалар фольклор фестиваленең муниципаль сайлап алу туры үтте.
Чара балалар сәнгате өлкәсендәге сәләтне ачыклау, үстерү, аларга ярдәм итү һәм аларны этнокультура мирасы кыйммәтләре белән таныштыру максатыннан үткәрелде. 15 мәгариф учреждениесеннән 180-дән артык бала катнашты. 2024 елның 4 апрелендә муниципаль этапта җиңүчеләр Буа шәһәрендәге фестивальнең зональ этабында катнашачаклар.
Котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!