Гаилә иҗаты фестивале талантлар ача

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Гаилә елы кысаларында үткәрелгән Гаилә иҗаты фестиваленең мәктәп этабы узды. Күптән  көтелгән  кызыклы бәйрәм - Гаилә иҗаты фестивале барлык катнашучыларга шатлык  хисләре бүләк итте. Мәктәп директоры Фәтхуллов Илдар Роберт улы барлык конкурсантларны сәламләде, аларны бәйрәмнәр белән котлады һәм чыгыш ясаучыларга уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International