6 март Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектлары кысаларында «Әниләр өчен чәчәк бәйләме» мастер-классы узды. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара барышында балалар туганнары һәм яраткан хатын-кызлары өчен чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Эш барышында чәчәкләр ясау техникасы, ябыштыручы пистолет белән эшләү кагыйдәләре белән таныштылар. Катнашучылар кисеп, ябыштырып кына калмадылар, бер-берсенә иң кадерле, яраткан әниләре турында сөйләделәр. Кулдан эшләнгән чәчәкләрне балалар әниләренә бүләк итәр өчен үзләре белән алып киткәннәр.