Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә, меңләгән кеше Бөтендөнья уку көнен кычкырып бәйрәм итә.
Балалар китапханәсенең яшь укучылары һәм аларның әти-әниләре Бөтендөнья кычкырып уку көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Роберт Миңнуллинны укыйбыз» Республика акциясендә катнаштылар.
Акция Татарстан Республикасы балалар китапханәләре укучылары арасында үткәрелә. Акцияне оештыручы - «Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Роберт Миңнуллин әсәрләрен гаиләдә кычкырып укуның видеоязмалары Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылган.
https://vk.com/id587995207