Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

5 мартта Гаилә елы һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан мәктәптә "Бергә бәхетле"гаилә фестивале узды. Фестивальне концерт программасы белән мәктәп укучылары ачты. Балалар үзләренең сәнгать номерлары белән әниләрен һәм әбиләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар. Сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Г. Ю. Котдусова мөрәҗәгать итте. Ул барлык әниләрне, әбиләрне, кызларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады һәм хәзерге дөньяда гаиләнең аерым кыйммәтен ассызыклады. Фестиваль конкурс-уен программасы белән дәвам итте. Гаиләләргә берничә сынау үтәргә туры килде. Барлык командалар да тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International