6 нчы март көнне Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында бәйрәм концерты булды. Яз белән бергә безгә искиткеч матур бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне – 8 нче март килә. Бу көн, кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюы белән җылынып, чәчәкләргә күмелә. Бу язгы көннәрдә гүзәл затларыбыз адресына чын күңелдән котлаулар яңгырый. Тәбрикләү сүзе белән мәктәп директоры Фәтхуллов И.Р. һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Глазкова В.С.чыгыш ясадылар. Укучылар да чын күңелдән иҗади номерлардан, яраткан җырларыннан, яхшы кәеф һәм җылы сүзләрдән торган язгы “букет” әзерләгәннәр.