9 мартта Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «гитарада уйнау»мастер-классы узды.
Музыкант Кәримов Ренат гитара тарихы һәм аның төрләре турында сөйләде. Нинди уен техникасы кулланыла, көй нәрсәдән тора. Катнашучылар Гитараны һәм үз стилен ничек сайларга икәнен белделәр. Чара ахырында Кәримов Ренат һәм Ситдиков Далер гитарада берничә танылган әсәрне башкардылар.