Бүген 1931 елның 11 мартында төзелгән «СССРның Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз комплексының 93 еллыгы билгеләп үтелә. Совет гражданнары арасында ГТО билгесе тиз арада популярлык яулый, яхшы физик форма, сәламәтлек, актив тормыш позициясе һәм милли бердәмлек символына әверелә.