Беренче космонавт Ю.Гагаринның 90 еллыгына Алабирде авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Россиянең йолдызлы улы» дигән мәгълүмат сәгате узды.
Китапханәче балаларга беренче космонавтның балачагы турында, Юрий Гагаринның планетаның беренче космонавты булу өчен кичергән сынаулары, космоска очуы турында сөйләде. Чара барышында планетаның беренче космонавты турында видеороликлар күрсәтелде. Ахырда балалар космос һәм космонавтлар, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән таныштылар, Ю.А.Гагарин турында шигырьләр укыдылар.