Олимпиадалар призерларын хөрмәтләү

2024 елның 12 марты, сишәмбе

12 март көнне Ханжин исемендәге Тәтеш урта мәктәбе актлар залында олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы линейка узды. ​

Мәктәп директоры И.Р. Фаткуллов бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында мәктәп данын яклаган һәркемне котлады. Котлаулар барышында укучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International