«Живая классика-2024» яшь шигырь укучылар конкурсы

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 13 мартында «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе»  ндә «Живая классика-2024» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының  муниципаль этабы узды.  Быел ул бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган иде. "Живая классика" –   балалар арасында   әдәби  әсәрләр укуны популярлаштыру буенча иң масштаблы проект, аның төп бурычы-яшүсмерләрдә матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Муниципаль этапта 7 гомуми белем бирү учреждениесеннән 5-11 сыйныф укучылары катнашты.  Катнашучылар проза белән язылган яраткан әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләделәр.  

Конкурста түбәндәге  җиңүчеләр билгеләнде:

  • Никитина Кира Сергеевна –   “Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең     7 нче сыйныф укучысы.
  • Матиева Азалия Хамзовна – “Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең     7 нче сыйныф укучысы.
  • Егоркин Савелий Владимирович – “Урюм урта гомуми белем бирү  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесененең  5 нче сыйныф укучысы .

Җиңүчеләрне һәм конкурста катнашучыларны котлыйбыз!  

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International