9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

      12 март көнне Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә  "2024 елда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре" темасына 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары өчен традицион җыелыш узды. Җыелышта катнашучыларны мәктәп директоры Фатхуллов И.Р.сәламләде. Директор  Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призлы урыннар алган укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге җыелыш кысаларында төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре яктыртылды. Төп дәүләт һәм чыгарылыш имтиханнарын тапшыру үзенчәлекләре турында укыту эшләре буенча директор урынбасары Гисматуллина С.М. сөйләде.2024 нче елда 9нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын 21 нче майдан 14 нче июньгә кадәр бирәчәк , резерв срогы 24 нче июньнән 2 нче июльгә кадәр. Төп гомуми белем аттестатын алу өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри, сайлап алынган тагын ике фәннән уңышлы имтихан бирергә кирәк. Ата-аналарга төп дәүләт имтиханын уздыру тәртибе, апелляцияләр бирү процедурасы, 2024 елда контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр турында җентекләп сөйләнде. Җыелышта катнашкан педагог-психолог Ягудина Р.Х. 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International