Рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары өчен «Һәр йөрәктә Пушкин яшәсен» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәче укучыларны бөек шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның иҗаты белән таныштырды.
Анда катнашучылар Александр Сергеевичның балачакта нинди булуын, ничек укыганын, нәрсә яратканын, үзенең беренче шигырьләрен нинди телдә язганын белделәр. Чара барышында шагыйрьнең яраткан шигырьләре яңгырады, аның иҗатын белү буенча конкурслар үткәрелде.