Алабирде мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Менә 10 ел инде безнең илебез Кырымның Россия составына яңадан әйләнеп кайтуын билгеләп үтә.

18 мартта Алабирде мәктәбендә “Мөһим әңгәмә”ләр әлеге әһәмиятле вакыйгага багышлап уздырылды.

Балаларга Кырым Һәм Севастополь турында видеофильмнар күрсәтелде. Виртуаль сәяхәт вакытында алар ярымутрауның мәдәният объектлары һәм борынгы Русь заманыннан алып бүгенгә кадәрге вакыйгалары белән таныштылар.

Шул кыска гына вакыт эчендә Кырым тарихының Россия тарихы белән үрелеп баруы, бу җирләрнең борыгыдан ук рус җирләре булуы, ярымутрау илебезнең хәрби даны үзәге икәнлеге тасвирланды.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International