18-19 март көннәрендә Екатерина Гафурова - Бакырчы мәдәният йорты директоры Казан шәһәренең «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениясендә узган татар халкының традицион костюмын өйрәнү буенча квалификация күтәрү курслары үтте.
Әлеге курслар «Таткультресурсцентр» ДБУ тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылды. Курсларда әйдәп баручы культурологлар, сәнгать белгечләре, костюм тегү буенча осталар, дизайнерлар, реконструкторлар чыгыш ясады.
Уку программасына: ликцияләр, түгәрәк өстәлләр кергән. Курсларда катнашучыларны дәресләрдән тыш «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсендә катнашу һәм «Татар костюмы. Россия этнография музее» альбом – каталогы презентациясе дә көтә иде.
.jpeg)