20 мартта галим - орнитологлар Чыпчык көнен билгеләп үтәләр. Бүген «Сабый» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кошлар белән якыннан таныштылар.
Педагоглар «Чыпчыклар турында без нәрсә беләбез» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Сөйләшү барышында балалар бу кошларның зарарлы бөҗәкләрне юк итүләрен, кыска аяклары аркасында адымнар белән түгел, ә сикерүләр белән хәрәкәт итүләрен белделәр. Балаларга М. Горькийның «Чыпчык» хикәясе укылды. Балалар төсле картоннан чыпчыклар ясаганнар. Көн белемле һәм уңышлы үтте.