20 март көнне Байраш авыл урамнарында бик күңелле булды. Балалар, гармунчы Фәттахов Рәмис, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм укытучылар белән йорттан-йортка кереп Нәүрүз такмаклары әйтеп авылдашларны "Нәүрүз" бәйрәменә өндәп йөрделәр.