"Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасы" хәбәр итә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

21 мартта "Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасы"  базасында район мәгариф учреждение педагоглары өчен Федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда элементар математик күзаллаулар формалаштыру» темасына семинар-практикум узды.

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары кунакларга балаларның эшчәнлеген оештыруның төрле формаларын күрсәттеләр, дидактик уеннар һәм әлеге юнәлеш буенча кулланмалар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.  Шулай ук семинарда "Уенда математика" /дидактик уеннар һәм пособиеләр муниципаль бәйгегә йомгак ясалды. Чара уңышлы узды. Һәр педагог үзе өчен ниндидер яңалык  алды.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International