2024 елның 21 мартында Тәтеш районы Мәдәният йортында Педагог һәм остаз елын ябу кысаларында педагогларны, һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Иң яхшы педагогларны район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феридовна Кирилина тәбрикләде.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.