"Тәтеш шәһәренең катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасы" хәбәр итә

2024 елның 22 марты, җомга

Бүген балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе А.В. Абдурахманова тарафыннан «Нәүрүз»тематик чарасы үткәрелде.

Бәйрәм кунаклары булып үз хокукларын бирергә теләмәгән Кыш һәм җылы көннәр , якты язгы кояш алып килгән Наурузбикэ булдылар.Алар белән бергә балалар милли уеннар уйнадылар, матур җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, Яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр укыдылар.
Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белэн таныштылар. Нәүрүз бәйрәмен ата-бабаларыбыз ничек билгеләп үткәне турында күп яналыклар белделэр.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International