Бөтендөнья Су көне ел саен 22 мартта билгеләп үтелә. Су- ул тормыш, җирдәге бар нәрсәнең нигезе. Бүген «Сабый» балалар бакчасында тематик «Су көне» узды.
Урта һәм өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләр «Кемгә су кирәк?» дигән темага квест – уенда катнаштылар. Балалар җыелган белемнәрен кулланып, биремнәрне үтәделәр. Кече яшьтәге балалар кар һәм сосулькалар белән экспериментларда катнашканнар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга суның тормыштагы әһәмияте, су ресурсларын саклауның мөһимлеге турында сөйләү бик мөһим.