2024 елның 22 мартында В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы базасында (Казан шәһәре) һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне, призерларны, финалистларны бүләкләү тантанасы узды

2024 елның 23 марты, шимбә

2024 елның 22 мартында В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы базасында (Казан шәһәре) һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне, призерларны, финалистларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Кирилина Г.Ф., Тәтеш муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы, Ромашкина Д. М., уку-методик эш буенча начальник урынбасары – Тәтеш муниципаль районы мәгариф бүлегенең мәгълүмати – методик бүлек мөдире, Гарипова Р. А., Тәтеш муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты, Фәтхуллов И. Р., Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе  директоры катнашты. Карабаева Т. С. Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, зона этабы җиңүчесе, Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы-2024» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалисты, Абдрахманов А. Д., Бакрчы урта гомуми белем бирү мәктәбе  ОБЖ укытучы - оештыручысы, зона этабы җиңүчесе, төбәк этабы финалисты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International