22 март Тәтеш район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре көненә багышланган «Йөрәкләрне яндыру – бөек һөнәр» дигән тантаналы чара узды.
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе Альберт Гасимов чыгыш ясады.
Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев рәхмәт сүзләре җиткереп алга таба иҗади уңышлар теләде.
Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Гүзәл Ибраһимова котлады.
Аннан бүләкләү тантанасы булды, ул бәйрәм концерты белән озата барды.








