Мәктәп укучылары халык традицияләрен һәм милли йолаларны бик кадерләп саклый. Шул максаттан, алар ел саен Нәүрүз бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашалар. Бу язны каршы алу һәм язгы көн белән төн тигезләшү бәйрәме.
Балалар Байраш авылы халкын котладылар, күңелле җырлар җырладылар , яз турында шигырьләр сөйләделәр, һәр йортка иминлек теләделәр.