"Мәктәп футбол лигасы" футбол ярышларының муниципаль этабы

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 һәм 17 апрелендә Тәтеш районы мәдәният йорты спорт залында Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары арасында “Мәктәп футбол лигасы” футбол ярышларының муниципаль этабы узды.

         Ярышларда районның 5 гомуми белем бирү учреждениесеннән 5 егет командасы катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

  •       I урын - Советлар Союзы Герое Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  •          II урын - А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  •          III урын - Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;

         Җиңүче безнең районны ярышларның зона этабында күрсәтәчәк.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International