Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Милли кием һәр халыкның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Бу кием генә түгел, ә бөтен халык турында сөйли алган зур хикәя. Аны, йолалар һәм гореф-гадәтләр кебек үк, сакларга кирәк.

Бүген Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияче Абдурахманова Әнүзә Вилдан кызы җитәкчелегендә татар милли киеме бәйрәме узды. Мәкәпкә әзерлек төркеме балалары, балалар бакчасы педагоглары, шулай ук Тәтеш районының «Ак калфак» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Сафиуллова Рима Гомәр кызы,  Тәтешрайоны татар милли үзәге рәисе Ибраһимова Асия Захир кызы да  бәйрәм кунаклары булдылар.

Балалар һәм бәйрәм кунаклары күргәзмә залларына килделәр. Күргәзмә кунаклары игътибарына татар милли киемнәре: түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар, күлмәкләр , читекләр,башмаклар һәм чүәкләр тәкъдим ителде. Залларда экскурсоводлар ролен  педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре башкардылар . Аларның танып белү хикәяләреннән барча кунаклар да татар халык киемнәре турында тарихи мәгълүматлар, аларның нинди элементлар белән бизәлүе, нинди очракларда  бу костюм элементын кия алулары турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.  Ләкин бернинди бәйрәм дә уеннар, җырлар һәм биюләрсез булмый ! Балалар татар милли уеннарын уйнадылар, татар телендә шигырьләр сөйләделәр,балалар бакчасы педагоглары А. Ш. Заһфарова һәм Л. И. Миңневәлиева башкаруында “Зәңгәр күмәк” һәм “Арча читекләре” татар милли җырларын тыңладылар. Кызлар башкаруындагы яулыклар белән матур бию беркемне дә битараф калдырмады! Бәйрәм ахырында  барлык катнашучылар да «Дустым бар! » дигән күңелле җыр башкардылар.

Бәйрәм һәркемнең күңелен рухи баетты һәм үткән белән киләчәк арасындагы бәйләүче җепкә әверелде. Чөнки үз тамырларына, чыганакларына кушылу үзеңә, якыныңа, үз ватаныңа мәхәббәт уята.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International