Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24 нче апрельдә Келәш модель китапханәсендә Нармонка мәктәбе укучылары һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары кунакта булдылар. Ике төркем өчен дә мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Ул фотоэшнең тарихына багышланган иде. Чара Татарстан Республикасында фәнни –технологик үсеш елы уңаеннан һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында үткәрелде.

Фотоэш нидән башланган, нинди үзгәрешләр кичергән, элек нинди фотоаппаратлар кулланылган? Бу сорауларга җаваплар мультимеди- презентация ярдәмендә табылды. Китапханә советы әгъзасы Сания Бурганова чарада катнашучыларны үткәнгә сәяхәткә чакырды, авылга фотограф килүнең бәйрәмгә әверелүен, кешеләрнең фотога төшүгә бик тә җаваплы карауларын ассызыклады. Оештыручылар фотоларның тарихны саклауга искиткеч зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.

Яшьлегендә фотоэш белән кызыксынган Рәшит Галимов чарада катнашучыларга фотога төшерү, аны ясау процессы турында сөйләде. Кунаклар элеккеге фотоаппаратлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап эзләделәр, интерактив уеннарда катнаштылар.

Фотога төшәргә яратучылар өчен яз темасына фотозона бизәлгән иде. “Искиткеч ачышлар”, “Фотоелъязмасы” дип аталган күргәзмәләр дә үзенә тартып торды.

Китапханәнең җан ияләре : әрлән белән ташбакаларны да ошатты кунаклар.

Чәй өстәле артында җанлы әңгәмә дәвам итте.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International