11 июнь Тәтеш шәһәренең буасы янында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел булуга багышланган «Пушкин барлык вакыт өчен» театральләштерелгән уен программасы үткәрелде. Чарада «Тәтеш татар мәктәбе» МББУ «Дуслык» мәктәп лагерына йөрүче балалары катнашты. Чара дәвамында балалар геройларны җиңел генә фаразлап, сорауларга һәм табышмакларга дөрес җавап бирделәр, уеннарда актив катнаштылар.