Мәдәният бүлеге хәбәр итә

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

15 июнь Тәтеш районы мәдәният йортының «Асамат» вокал ансамбле (җит. Алена Старостина, аккомпаниатор Константин Лебедев) һәм «Тәтеш районында чуашларның милли-мәдәни автономиясе» МОО җитәкчесе Володар Аркадьевич Тимофеев Татарстан делегациясе составында Мәскәү шәһәрендә халык казанышлары күргәзмәсе территориясендә узган «Акатуй» Бөтенчуаш бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бөтен илдән килгән чуашларны берләштерде һәм кунакларга игелек, дуслык, яңа очрашулар, аралашу атмосферасы бүләк итте. Чара бәйрәмдә катнашучыларның театральләштерелгән костюмлы йөреше белән башланды. Барлык иҗади коллективлар «Халыклар дуслыгы» фонтаны янындагы массакүләм хорда катнаштылар. Һәр иҗат делегациясенә аерым мәйданчык бирелде, биредә артистлар тамашачыларны үз җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International