Мәдәният яңалыклары

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Музыка кешенең тормышында һәрвакыт аерым урын алып тора: хезмәттә ярдәм итә, бәйрәмнәрне озата бара. Борынгы заманнарда ук музыка кораллары үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
3 июль Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында, «Халык уен коралларында уйнау» мастер-классы узды. Чарада катнашучылар курай, баян, кубыс, кашык, трещетка, маракасса кебек традицион уен кораллары, шулай ук аларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар. Авыл мәдәният йорты аккомпаниаторы курай һәм баян уеннарын күрсәтте. Музыка коралларын ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләде һәм балаларны аларда иң гади мотивларны башкарырга өйрәтте.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International