Мәдәният яңалыклары

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

26 апрель Урюм авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2026 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район күзәтү-конкурсы кысаларында «Безнең туган як - татулык һәм бердәмлек җире» дип исемләнгән, концерт программасы булып узды. Бусагадан ук кунаклар бәйрәм хозурына чумды: мәдәният йорты фойесында «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле җыр белән каршы алды, декоратив-гамәли иҗат осталары күргәзмәсе, кош теле ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Концерт программасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Тәтеш районында яшәүче халыкларның үзенчәлекләрен чагылдырган һәм аларның бердәмлеген ассызыклаган иҗади номерлар күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International