3 июль «Килдеш әбиләре» вокал ансамбле (җит. Анна Абмаева, Килдеш авылы мәдәният йорты) Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән,Казан шәһәренең Горкий исемендәге паркында узган «Тормыш агачы» проекты кысаларында «Татарстан халыклары туе» чарасында катнашты. Милли ишегалдында фольклор коллективы интерактив программа тәкъдим итте.
Казан халкын һәм шәһәр кунакларын мордва халкының традицион туй фрагментлары белән таныштырды.