7 июль Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә сакчысы-бәхеткә юл» джутыннан дуга ясау буенча мастер-класс узды.
Кул эшләрен бизәү өчен балалар муллык һәм гаилә иминлеге символы булып саналган ромашка чәчәкләрен, карабодай һәм дөге бөртекләрен кулланганнар. Тырыш һәм мавыктыргыч иҗади эш нәтиҗәсендә уңай эмоцияләр белән тулыланган дуга формасындагы обереглар барлыкка килә, алар мастер — класста катнашучы осталарның йортларына һәм гаиләләренә бәхет һәм уңыш китерәчәк.