Ел саен 8 июльдә иң назлы, яраткан бөтенроссия бәйрәме - «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"билгеләп үтелә. Гаиләбез булса, зур бәхет. Гаилә булган җирдә мәхәббәт һәм тугрылык бар.
Бу бәйрәм хөрмәтенә балалар бакчасында Гаилә иҗади мастер-классы узды. Дусларча җылы шартларда балалар әниләре һәмабиләре белән бергә бәйрәм символы - тасмада матур ромашка ясадылар. Балаларның һәм аналарның бергә эшләвен күзәтү бик күңелле булды.
Чара ахырында балалар әниләренә һәм әбиләренә тасмалар бәйләделәр. Барысы да канәгать булдылар, чиксез бәхетлеләр иде!