15 августта Лаеш районының Усады авылында «Инноватика» күппрофильле яңа лицеенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәнең төп темасы «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр». Киңәшмә эшендә Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Курков Евгений Гаврилович, "ТР ТМР Башкарма комитетының мәгариф бүлеге "МКУ башлыгы Кирилина Гөлнара Феридовна катнаштылар.