Гаилә елы һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында 2024 елның беренче сыйныф укучылары әниләр белән бергә фоамиран ярлыклар-өйләр ясадылар, аларны волонтерлар Хәрби махсус операциядә катнашучы солдатларыбыз өчен посылкаларга беркетәләр. Балалар үз өйләрендә гаилә әгъзаларының санын смайлик рәвешендә урнаштырдылар, әниләр һәр эшне имзаладылар.
Һәр йортны балалар кулы җылысы һәм һәр солдатның тизрәк өйгә кайтуына ышаныч җылытачак.
Беренче сыйныф укучыларыннан төзелгән барлык йортлар волонтерларга тапшырылачак.