12 августта Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия беренчелеге старт алды.анда Россиянең 14 төбәгеннән: Санкт-Петербург шәһәреннән, Мәскәүдән, Мәскәү, Липецк, Воронеж, Ростов, Свердловск, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Якутиядән, Краснодар краеннан 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша.