19 август Питомник авылында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял учреждениясе» район күзәтү-конкурсы кысаларында «Алма хуш исе белән бәйрәм» күңел ачу кичәсе үткәрелде. Импровизацияләнгән сәхнәдән җанлы рус, татар, чуваш, һәм мордва авылга, ватанга һәм якыннарыбызга мәхәббәт турында җырлары яңгырады. Чара ахырында үзешчән артистлар тамашачылар белән берлектә «Алмалы кич» җырын башкардылар.

