ҺӨНӘРИ ЮНӘЛЕШ БИРҮНЕҢ БЕРДӘМ МОДЕЛЕН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ КЫСАЛАРЫНДА ПЕДАГОГ-НАВИГАТОРЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА ФОРУМЫ

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Ханжин П.С. исәмендәге Тәтеш 1 нче урта мәктәбенең педагог-навигаторы Зиганов Нияз Әнәс улы һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм моделен гамәлгә ашыру кысаларында республика форумында катнашты, Казан шәһәренең «Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узды. Форумның беренче өлешендә педагог-навигаторлар төркемнәрдә эшләде. Аларның «Уңышка өмет: үзара хезмәттәшлек, мөмкинлекләр, үз-үзеңә ышаныч» шәхес үсеше тренингларында, «Татарстан – Киләчәк бүген башлана» практикум-кейсында катнашу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International